Бүген район башкарма комитетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү турында сүз барды

2014 елның 15 августы, җомга
Бүген башкарма комитетта Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына чаралар әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы булды. Утырышта беренче чираттагы чаралар планы каралды.

План нигезендә, якын арада ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен квитанцияләрдә район башлыгының Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә акча средстволары җыю турында мөрәҗәгате басылачак.

Сугыш ветераннары яши торган йортлардагы табличкаларның торышына аерым игътибар биреләчәк. Кирәк очракта алар яңартылачак. Обелискларны, һәйкәлләрне һәм истәлек такталарын ремонтлау, төзекләндерү һәм яңарту шулай ук эш планына кертелде. Җиңүнең 70 еллыгына багышлап телемарафон үткәрү һәм күп кенә башка чаралар күздә тотыла.

Ветераннарга адреслы матди ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. “Бер ветеран да игътибардан читтә калырга тиеш түгел”, - дип башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов басым ясап әйтте. ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән хәзер бер генә сугыш ветеранының да юбилее, туган көне шәһәрнең беренче җитәкчеләре игътибарыннан читтә калмый. Аларны район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урыбасарлары өйләренә барып котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International