2015 елга гражданнарны социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы белән тәэмин итү буенча чаралар турында республика селектор киңәшмәсе булды

2014 елның 15 августы, җомга
Кичә ТР мәдәният минстрлыгы бинасында 2015 елга гражданнарны социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы белән тәэмин итү чараларын оештыру һәм үткәрүгә багышланган республика селектор киңәшмәсе булды.

Төп доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Гүзәл Шакирова чыкты. Аның әйтүенчә, бүген республикада федераль льготалар җыелмасы алу хокукы булган 110 294 кеше бар. 2014 ел башыннан аларның саны 5,5%ка арткан.

2014 елга шуларның 72%ы хезмәт күрсәтүләрдән баш тарткан, акчалата эквивалентын алырга теләк белдергән иде, 2015 елга андыйлар әлегә 70,4% тәшкил итә.

“Отказниклар”ның иң күбесе Кукмара, Яшел Үзән, Актаныш, Баулы, Нурлат, Чистай, Бөгелмә, Балтач, Алексеевский, Саба районнарына туры килә. Ә Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Сарман, Югары Ослан, Кама тамагы, Алабуга, Азнакай районнарында аларның саны кимрәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International