Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе

2014 елның 15 августы, җомга
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясендә 1018 спонсор катнашты инде, алар Татарстанның 38 районындагы 458 мәктәпкә 31 481 348 сумлык ярдәм күрсәттеләр.

Әлмәттә дә бу игелекле эштә катнашучылар бар.

“СМП-Нефтегаз” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров Минзәлә районының Тауасты-Байлар мәктәбенә 3 556 170 сумлык ярдәм күрсәтте. Кичуй СМСыннан Кичуй урта мәктәбенә ярдәм 2 100 000 сумлык булды. “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов Әлмәттәге 1нче Лицейга 450 000 сумлык ярдәм күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International