Мәҗит Салихов: “Ныклы гаиләләр – тотрыклы дәүләт нигезе”

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Шәһәр паркында бүген районның авыл җирлекләрендә гомер кичерүче үрнәк гаиләләрне билгеләп уздылар. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән калабызда гаилә институтын үстерүгә, ныгытуга һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

- Гаилә - кечкенә генә дәүләт ул. Алты ел дәвамында районыбызда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне зурлап билгеләнеп уза. Туган ягыбызның үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертүегез өчен зур рәхмәт сезгә! – диде район башлыгы.

Районның үрнөк гаиләләре өчен бу көнне шәһәр паркы сәхнәсеннән иң матур җырлар, җылы теләкләр яңгырады.

Тантаналы чара азагында район башлыгы исеменнән “иң үрнәк” исеменә лаек булган һәрбер гаиләгә чәчәк букетлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International