Фестиваль Татарстан буйлап атлый

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Әлмәттә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” республика фестивале өченче тапкыр булды. Муниципаль төзелмәләрдә үткән фестивальне үткәрү һәм быелгысына әзерлек буенча бик зур эш башкарылды.

Быелгы фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Аның максаты – Бөек Җиңү һәм аның батырлары турында тарихи хәтерне, милли мәдәниятне һәм халык традицияләрен саклау, ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итү, ветераннарның үзешчән иҗатына булышлык итү. Бурычлар гади һәм ачык: Ватаныбызга, аның чишмә башына мәхәббәтне күңелләрдә йөртә торган җыр мирасын саклап калу. Сәхнә сөюче ветераннар алдында ӘМР җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзләре һәм матур теләкләр белән башкарма комитет җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин чыгыш ясады.

Барлык артистларга да фестивальдә катнашучы дипломы тапшырылды. Быел ветераннар Ютазы, Сарман, Зәй, Чирмешән, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Азнакай районнарыннан килгәннәр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International