“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Әлмәттә халык җыены оештырды

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
14 сентябрьдә елның иң зур сәяси вакыйгасы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Сайлау алды кампаниясе чорында “Бердәм Россия” зур масштабларда Халык җыеннары уздыруны планлаштыра.

Халык җыенының төп максаты – кешеләрне борчыган проблемаларны ачыклау, яшәү урыннарында территориаль үсеш юнәлешләрен билгеләү. Әлеге тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенең эш программасына 5 ел дәвамында кертеләчәк. Чираттагы Халык җыены бүген Әлмәттә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта узды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары катнашты.
Үзенең чыгышында район башлыгы Әлмәт районы өчен аеруча мөһим булган казанышлар турында сөйләде. “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар әлмәтлеләрне үзләре алдына куйган максатлар белән таныштырдылар. Очрашуда күп тәкъдимнәр яңгырады. Теләгән һәркемгә үзен борчыган сорауларны язып “Бердәм Россия” символикасы белән билгеләнгән иҗтимагый кабул итү урыннарына тапшыру мөмкинлеге булдырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International