Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов сугыш ветераны Александр Андреевны туган көне белән котлады

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Андреев, үзенең туган көне уңаеннан, бүген җылы котлаулар кабул итте. Александр Тимофеевичны котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов үзе килде.

“Еллар уза барган саен Бөек Ватан сугышы турында булган хатирәләр тарихка тирәнрәк уела бара. Бөек Җиңүне булдырган легендар ветераннарыбызның саны елдан-ел кими. Без аларны хөрмәтлибез һәм кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Тыныч һәм бәхетле тормышыбыз өчен зур рәхмәт Сезгә!”- дигән сүзләр белән тәбрикләде ветеранны Мәҗит Хаҗипович.

Александр Андреев тумышы белән Әлки районы Тюбульбаево авылыннан. Казанның армия мәктәбен тәмамлаганнан соң, башкаланың 234 нче заводында эшли башлый. 1943 елны сугышка китә һәм беренче Украина фронтында илбасарларга каршы көрәшә. Полк разведкасы командиры була. 1944 елны авыр яралана, демобилизацияләнә.

Александр Тимофеевич 1961 елга кадәр Иваново фабрикасында станокларны көйләүче булып хезмәт куя. Александр Андреев Әлмәткә гаиләсе белән 1961 елны күченеп килә һәм УПНП КРС ка эшкә урнаша, лаеклы ялга кадәр шушы предприятиедә эшли. Ветеран икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Ордены кавалеры, күптөрле медальләр иясе. Яше олыгаюга да карамастан, Александр Андреев спорт белән шөгыльләнергә, бакчада җиләк-җимеш үстерә. Ветеранны туган көне белән котларга социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре һәм ООО «Татнефть-РемСервисТранспорт” тан вәкилләр дә килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International