Әлмәттә ир-атны үтерүче ачыкланган

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
10 август көнне полициянең дежур частенә ашыгыч ярдәм фельдшерыннан бер ир- атның пычак белән яралануы турында хәбәр керә.

1978 елгы ир – ат медицина хезмәткәрләренә бәрәңге чистартканда ялгыш яраландым дип аңлата. Корсак өлешендәге җәрәһәт белән ул “Татнефть” ААҖ медицина частенә китерелә һәм 11 август көнне реанимация бүлегендә якты дөнья белән хушлаша. Полиция хезмәткәрләренең грамоталы һәм җентекле тикшерүе нәтиҗәсендә, җинаять кылучының шәхесе ачыкланган. Ул 1978 елгы, беркайда да эшләмәүче ир-ат, әлегә кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган була, 2нче группа инвалид. Әлеге фактлар буенча РФ Җинаятьләр кодексының 105 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International