Ана капиталын фатир ремонтлау өчен файдаланырга мөмкин булачак

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

   Хезмәт министрлыгы  инвалид балалар тәрбияләүче  гаиләләргә  ана капиталын фатирларын  җиһазландыру өчен  файдаланырга  рөхсәт итү турындагы  тәкъдим белән чыкты.


Бу хакта  бүген  Хезмәт һәм  социаль яклау министры  Максим Топилин  белдерде.  Ана  капиталын медицина хезмәтләренә, автомобиль алу һәм башка максатларга кулланырга кирәклеге турында фикерләр булган, ләкин министрлык аларны  хупламаган.   Якын киләчәктә  капиталны  башка максатларга  юнәлтү күздә тотылмый.

-        Балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту дәүләт сәясәтенең приоритетлы  юнәлеше булып санала, - дип белдерде  Максим Топилин. Кабул ителгәннән бирле  программа үзенең нәтиҗәлелеген  раслаган.  Министр билгеләп узганча, бүгенге көндә  ана капиталы 429,4 мең сум  тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International