“Березка” лагере территориясендә укучыларның “Форпост” хокук саклау отрядлары активистлары очрашты

2014 елның 12 августы, сишәмбе
“Березка” балалар сәламәтлендерү лагере территориясендә “Форпост – иминлек таянычы” җәйге профессиональ сменасын ачу тантанасы булды. Смена Әлмәт, Әлки, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Ютазы районнарынан килгән 90 укучы – яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәте активистлары - өчен 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Җыелган укучыларга сәламләү сүзе белән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова мөрәҗәгать итте, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Ачу тантанасында шулай ук ӘМР балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Валентина Фефелова, балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре буенча бүлек башлыгы Рамил Кәлимуллин, район эчке эшләр бүлеге белгече Илшат Шәйдуллин һәм самбо буенча дөнья чемпионы Сергей Алиханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International