Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкәрия Ситдыйков 90 яшен билгеләп үтте

2014 елның 12 августы, сишәмбе
90 яше тулу белән юбилярны Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте. Район җитәкчелеге һәм үз исеменнән кайнар сәламләп, ул ветеранга сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде, озын гомер теләде. Район башлыгы ветеранга РФ президенты Владимир Путинның рәсми котлавын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Зәкәрия Гайсә улы Әлмәт районының Бикасаз авылында умартачылар гаиләсендә туган. Үзе дә умартачылар курсында укыган, “Иркен юл” колхозында умартачы булып эшли башлаган. 1942 елда аңа сугышка китәргә повестка килә. Хәрби лагерьда өйрәнү үткәннән соң Зәкәрия сугышка эләгә. 3нче Украина фронтында артиллерия разведкасында хезмәт итә. Днепропетровск, Николаев, Кривой Рог, Кишинев, Бухарест шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

1947 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң башта үз колхозларында эшли, аннары “Әлмәтнефть” идарәсенә нефть чыгаручы оператор булып эшкә керә, 20 елдан артык шул эштә була.

Ветеранны котлауда “Әлмәтнефть” идарәсе һәм ӘМР ветераннар советы вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International