Мәҗит Салихов Нефтьчеләр урамындагы йортта яшәүчеләр белән сөйләште

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Рахман Вахитовны туган көне белән котларга барган җиреннән район башлыгы Мәҗит Салихов Нефтьчеләр урамындагы 11 йортта яшәүчеләр белән дә сөйләште. Ветеран белән бер йортта яшәүчеләр район башлыгын шатланып каршы алдылар, хуплап сәламләделәр.

Әңгәмә вакытында район башлыгы адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, үтенечләр дә булды. Шулардан төп үтенеч – йортка килә торган бердәнбер юлны тәртипкә китерү. Ул хәзерге вакытта начар хәлдә. Кешеләрнең теләкләрен игътибар белән тыңлап, райлон башлыгы юлны төзәтергә вәгъдә бирде, бу эшне “АГУАД” һәм “Дорсигнал” оешмаларына йөкләде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International