Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән котлады

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Кичә Бөек Ватан сугышы ветераннары Рахман Вахитов һәм Хәмит Шәрипов 91 яшьләре тулуны билгеләп үттеләр. Район башлыгы аларны үзе барып котлады, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Хәмит Салих улы кунакларны баскычка чыгып каршылады. Олы яшьтә булып, зур сынаулар үтәргә туры килсә дә, аның күңеле көр әле. Ул кунакларны табынга чакырды, үзенең тормыш юлы белән таныштырды.

Хәмит ага Габдрахман авылында туган, 1942 елның мартында армиягә алынган. Саранскида миномет-пехота училищесын тәмамлап та бетермәстән аны фронтка озаталар. Ветеран Стлинград сугышында катнаша. 2нче Украина, 1нче Белоруссия фронтларында сугыша, яралана, Җиңүне старшина званиесендә Берлинда каршылый.

1947 елда тыныч хезмәткә әйләнеп кайта. Башта урманчы була, аннары Үзбәкстанга күчеп китә, колхозара төзү оешмасында балта остасы булып эшли, шуннан пенсиягә чыга. 1989 елда Әлмәткә әйләнеп кайта. Аның күкрәгендәге өч “Батырлык өчен” медале сугышчан хезмәтләре турында бик ачык сөйли.

Рахман Мәннан улы Азнакай районында Кәкре Елга авылында туган. 9 класс укыганнан соң техникумга кергән, әмма укуын тәмамлаганчы ук 1941 елда сугышка киткән. 2нче Украина фронтында пехотада рядовой солдат булган, Җиңү көнен Германия башкаласында каршылаган. 1946 елда демобилизацияләнгән.

Сугыштан соң Азнакай районында салым инспекциясендә эшләгән. 1965 елда Әлмәткә күчеп килгән, “Дорсигнал” оешмасында тәэминатчы булган. Шуннан лаеклы ялга да чыккан. Ватан сугышы ордены, медальләре бар.

Мәҗит Салихов хөрмәтле ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International