“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович! Мин 2 ел авыл мәктәбендә укытучы булып эшлим. Без яшь гаилә, 2 балабыз бар. Яшь гаиләләргә авылда торак төзү өчен берәр субсидия бармы, булса, аны ничек алырга, нинди документлар кирәк?

Җавап: РФ хөкүмәтенең 2013 елның 15 июлендә чыккан “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл җирләрен тотрыклы үстерү турында” федераль программасы нигезендә авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә торак төзү өчен социаль түләүләр күздә тотыла. Моның өчен сезгә “Капиталь төзелеш идарәсе” муниципаль идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: 423450, Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9а йорт. Телефон/факс (8553) 22-67-00 (02,05).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International