Әлмәт спортчылары пляж волейболы буенча “Зенит” җәйге кубогына ия булдылар

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Быел кубок өчен көрәшергә моңа кадәр булмаганча 180 команда катнашты. 10 августта финал ярышлары булды, биш категориядә җиңүчеләр ачыкланды.

Профессионал ир-атлар арасында Әлмәттән «Возвращение толстяков» командасы җиңеп чыкты. Һәвәскәр ир-атлар арасында Ульяновскидан «Свирепые ежики» беренчелекне алды. Хатын-кызлар арасында “алтын”га Мәскәү командасы лаек булды.

Шулай ук күргәзмә уен да булды, анда турнирның иң көчле ирләр пары “Зенит” уенчылары Игорь Кобзарь белән Лоран Алекнога каршы уйнады. Профессионал-пляжчылар Панарин белән Глаголевның осталыгы зенитлыларны 2:0 исәбе белән җиңәргә мөмкинлек бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International