Әлмәт районындагы юл һәлакәтендә 8 кеше зыян күргән

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
9 август көнне 15.20 сәгать тирәсендә Әлмәт районында, Казан-Оренбург трассасының 267нче чакрымында, “Форд Фокус” һәм “Лада Гранта” машиналары бәрелешә. Нәтиҗәдә, чит ил машинасының 22 яшьлек йөртүчесе һәм “Лада Гранта”ның руле артында булган 32 яшьлек ир-егет зыян күрә. Шулай ук, “Форд Фокус”та утырган 2 пассажир һәм бәрелешкән машинада утырган 4 пассажирга да зыян килә. Хәзерге вакытта автоһәлакәткә очраучыларның 4се хастаханәдә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International