Бүген Төзүчеләр көне бәйрәм ителә

2014 елның 10 августы, якшәмбе
Август аеның икенче якшәмбесендә Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Кыргызстан, Украина төзүчеләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Иң элек бу бәйрәм СССРда 1956 елның 12 августында билгеләп үтелгән иде. 1955 елның 6 сентябрендә СССР Верховный Советы президиумының Төзүче көнен бәйрәм итү турында указы чыкты. Төзүче көнен бәйрәм итә башлаган еллардагы традицияләрнең күбесе безнең көннәргәчә килеп җитте. Гадәттә бу көнгә яңа мәктәпләр, дәваханәләр, күперләр, торак йортлар файдалануга тапшырыла. Бу көнне төзүчеләрнең төрлечә тантаналы очрашулары, тармакта эшләүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру белән тантаналы концертлар була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International