Әлмәттә төзүчеләр көнен бәйрәм итү

2014 елның 9 августы, шимбә
Әлмәт төзүчеләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәм чаралары ТР премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Яшьлек” микрорайонында 260 урынлы “Балачак планетасы” үзәген ачудан башланды.

Аннары делегация Төзүчеләр һәйкәленә веноклар, чәчәкләр салды. Җыелган кешеләр хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Төп тантана “Нефтьче” мәдәният сараенда булды. Анда хөрмәтле кунаклар, “Татнефть” ААҖ вәкилләре, төзү оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм районның шәрәфле гражданнары җыелган иде.

Иң элек бәйрәм белән Илдар Халиков тәбрикләде, ул ветераннарга һәм төзелеш тармагы алдынгыларына республика бүләкләрен тапшырды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов президент Рөстәм Миннеханов, Татарстан хөкүмәтенең ярдәме белән районның социаль инфраструктура объектлары төзү һәм ремонтлау буенча республикадагы барлык программаларда да катнашуын әйтте, иң мөһим объектларны телгә алды. Бу эшләрне башкаруда ярдәме аеруча зур булган “Татнефть” компаниясенә, аның генераль директоры Наил Магановка рәхмәт сүзләре әйтте.

Мәдәният сарае каршындагы мәйданда заманча төзү материаллары күргәзмәсе оештырылган иде, анда Әлмәтнекеләр белән бергә республиканың башка шәһәрләрендәге предприятиеләр һәм оешмалар да үз продукцияләрен күрсәтте.

Кич белән мәйданда татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт булды. Бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International