ТР премьер-министры катнашында Әлмәттә “Балачак планетасы” ачылды

2014 елның 9 августы, шимбә
Бүген Әлмәттә “Яшьлек” микрорайонында Төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында заманча балалар үсеше үзәге “Балачак планетасы” ачылды. “Татнефть” компаниясе исәбенә төзелгән яңа балалар бакчасы күп гаиләләр өчен көтеп алынган бүләк булды.

Ачу тантанасында ТР премьер-министры Илдар Халиков, ТР профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖнең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

260 урынлы “Балачак планетасы” бер елдан кимрәк вакыт эчендә төзелде.

Премьер-министр яңа объектка югары бәя бирде, шәһәр һәм нефть компаниясе җитәкчеләренә балаларга карата шундый яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде, балалар бакчасына 4 проекцион комплект һәм 13 ноутбук алу өчен сертификат тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International