“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 8 августы, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Мин пенионер, 56 яшьтә, 2010 елдан бирле Урсалыда, Дамира Кузаева урамындагы 25нче йортта яшим. Безнең урамда һаман да юл салганнары юк, пычрак вакытта ашыгыч ярдәм дә, янгын сүндерү машинасы да керерлек түгел. Югыйсә без дә бит Әлмәт шәһәре, нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләр булып исәпләнәбез. Без бит асфальт сорамыйбыз, урамыбызны таш түшәп булса да ныгытырга кирәк иде.

Җавап: 2014 елгы юл эшләре планына Урсалы микрорайонындагы Заречная һәм Наилә Закирова урамнарында урамны төзәтү чаралары каралган. Кузаева урамындагы урам капламын ремонтлау планда юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International