Хөрмәтле физкультура хәрәкәте ветераннары, тренерлар һәм спортчылар!

2014 елның 8 августы, җомга
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Физик культура һәм спорт хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Бу көн спортны ихлас күңелдән һәм чынлап яратучыларны, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләренең кадерен белеп, үзенең тәнен һәм рухын ныгыту белән тырышып шөгыльләнүче кешеләрне берләштерә.

Физкультура-спорт оешмаларының һәм секцияләренең тренерларына, педагогларына, җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез. Нәкъ менә сезнең фидакарь һәм тырыш хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм нәтиҗәгә омтылышыгыз җәмгыятебезнең сәламәтлегенә, районыбызның һәм җәмгыятебезнең киләчәгенә бәһасез өлеш булып тора.

Югары казанышлары белән Әлмәт муниципаль районына Россиядә һәм чит илләрдә дан китергән спортчы якташларыбызга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Районыбызда спорт хәрәкәте алга таба да ныгыр һәм үсәр, якташларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда матур җиңүләр белән үзләрен әле күп тапкырлар танытырлар дип ышанабыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, менә дигән спорт формасы, бетмәс-төкәнмәс энергия, уңышлы стартлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телибез.


Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International