Әлмәт предприятиеләрендә лекцияләр

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
ӘМР башкарма комитеты каршындагы СПИД, алкоголизм, тәмәке тарту һәм токсикомания профилактикасы буенча ведомствоара комиссия карарын үтәү йөзеннән СПИД үзәге белгечләре шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында график нигезендә ВИЧ-инфекция һәм хәвефсез яшәү турында лекцияләр укыйлар. Җенси юл белән йогышлануның кискен артуы һәм өлкән яшьтәгеләр категориясенең өлеше үсү әлеге контингентны ныграк колачлау зарурлыгына китерде.

5 августта “Нефтесервис” ЯАҖ эшчеләре белән чираттагы очрашу булды. Сәгать 7дә барысы да цехта җыелдылар. Аларга чир йогу юллары, шәхси профилактика чаралары турында мәгълүмат җиткерелде, үз хәвефсезлекләре турында уйламаган пациентлар мисалга китерелде.

Кайбер җитәкчеләрнең графикны үтәү өчен аудитория җыярга теләмәүләре һәм лекциядән баш тартулары гына үкенеч тудыра. Берәр якын кешеләренә кагылмаганда күпләр проблеманы күрмиләр шул. Сакланганны саклармын дигәнне онытырга ярамый, ә саклану өчен куркыныч каян янавын белеп торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International