Төзүчеләр көне хөрмәтенә концертка татар эстрадасы йолдызлары киләчәк

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
9 августта Әлмәттә Төзүче көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм чаралары төзүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Көн дәвамында әлмәтлеләрне һәм кунакларны төзү тармагының казанышлары күргәзмәсе, профессиональ осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, спорт һәм балалар өчен уен программалары, бәйрәм концерты көтә. Ул, әлбәттә, салют белән тәмамланачак.

Үзләренең чыгышы белән әлмәтлеләрне Ринат Рәхмәтуллин, Ильвина, «АЙФАРА» и Мәликә куандырачак.

Концерт 18.00 сәгатьтә Нефтьчеләр мәйданында башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International