Мәҗит Салихов исеменә “Чаян” журналы редакциясеннән рәхмәт хаты алынды

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменә “Чаян” журналының баш редакторы Рафаэль Хәлилулловтан рәхмәт хаты килде.

“Чаян” журналы редакциясе мәшәкатьле язылу чорында безнең журналга булышлык итүегез өчен ихлас рәхмәтен белдерә, - диелә хатта. – Без шулай ук Ирина Белоноговага безнең басмага 2014 елның икенче яртысына язылуны оештыруда һәм үткәрүдә турыдан туры һәм актив катнашуы өчен рәхмәтле. Алга таба да шундый булышлык булыр дип ышанабыз.

Сезгә һәм “Чаян”ны яратучыларның һәммәсенә тагын бер кат рәхмәт дибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, оптимизм һәм яңа уңышлар телибез! Юмор хисе сезне бервакытта да ташламасын!” – диелә хатта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International