Безнең порталда “Әлмәт матуры-2014” конкурсы финалыннан репортаж карагыз

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
“Әлмәт матуры-2014” конкурсының финалы Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы сәхнәсендә үтте. Анда ул көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Светлана Антонова һәм Илкам Әхмәтҗанов тамашаны оста алып бардылар. Финалга үткән 6 кызның һәммәсенең дә чыгышлары алкышларга күмелде. Финалның соңгы этабы – кичке күлмәкләр белән сәхнәдән үтү бигрәк тә көчле тәэсир итте.

Вячеслав Муравцевка “Луч” телекомпаниясе директоры буларак, Андрей Максимовка телекомпаниянең баш редакторы буларак бу проект беренче җитди сынау иде. Алар куелган бурычларны менә дигән итеп башкардылар, чөнки бит “Әлмәт матуры-2015” талант һәм матурлык бәйгесендә катнашырга теләүчеләр бүгеннән үк бар. Киләсе елгысы әле алда, ә “Әлмәт матуры-2014” финалыннан телерепортажны сез безнең порталда бүген карый аласыз. Аны “Луч” телекомпаниясенең талантлы яшь кадрлары Алина Рябова, Данил Сәйфетдинов, Илнур Нәбиуллин, Ленар Корбанов, Рамил Кадыйров һәм Ирек Хәбибуллин әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International