Әлмәт командасы пляж волейболында янә җиңде

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Пляж волейболы буенча ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында республика ачык турниры Әлмәт шәһәр паркында үтте. Анда Казан, Чаллы, Азнакай, Җәлил, Октябрьский һәм Әлмәт шәһәрләреннән 16 ирләр һәм 15 хатын-кызлар командасы катнашты.

Ярыш кагыйдәләрендә каралганча, ике тапкыр оттырган команда уеннан төшеп кала. Финалга якынайганда ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да Әлмәт һәм Казан командаларының көрәше кискенләште. Нәтиҗәдә Павел Пахомов һәм Антон Леушин составындагы Әлмәт пары җиңеп чыкты. Икенче урында да безнекеләр – Николай Поликарпов белән Станислав Строкин. Безнең башка парлар да җитлеккән уен күрсәтте.

Хатын-кызлар арасында тартыш бигрәк тә көчле булды. Бик көчле көндәшләрен җиңеп, Кира Камзина белән Виктория Демина беренчелекне бирмәделәр, былтыргы чемпионнар Елена Коленова белән Евгения Ульянинаны да бирелергә мәҗбүр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International