Әлмәт прокуратурасы яше җитмәгәннәргә алкоголь саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралганын искә төшерә

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Ай саен Әлмәттә балигъ булмаган кешеләргә алкоголь продуциясе сату фактлары теркәлеп тора. Июль аенда гына шундый 5 факт ачыкланды.

Шул уңайдан Әлмәт прокуратурасы РФ Җинаять кодексына 2011 елның 21 июлендә “Балигъ булмаган яшьтәгеләргә алкоголь продукциясен ваклап сату” дигән 151.1. маддә өстәлүен искә төшерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International