Әлмәтлеләр Спас ярминкәсенә барды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
1 августта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Алабуга шәһәрендә VII Бөтенроссия Спас ярминкәсен ачу булды. Ярминкә 1-3 август көннәрендә барды.

Ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде, РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинның җылы сәламләү сүзләрен тапшырды.
Спас ярминкәсенең популярлыгы һәм әһәмияте елдан ел арта. Әлмәтлеләрдә Спас ярминкәсе аерым бер кызыксыну тудыра. Бу көннәрдә Алабугага Әлмәттән экскурсиягә килүчеләр күп булды.

Ярминкәне ачканда шәһәр кешеләрен һәм кунакларны бөтен республикадан иҗат коллективлары үзләренең чыгышлары белән куандырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International