Әлмәттә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2014” программасы кысаларында 1660 балага хәйрия ярдәме күрсәтелде

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Быел Әлмәт районында 2250 бала беренче сыйныфка укырга бара. Шуларның 336сы һәм зуррак сыйныфларда укучы 37 бала ярдәмгә мохтаҗ.

Әлмәт районы башлыгының хәйрия акциясендә катнашырга чакыруына беренче булып “Татнефть” акционерлык ААҖ кушылды. Нефтьчеләр социаль яклаучысыз гаиләләрдәге балаларга уку әсбаплары белән мәктәп букчалары алу өчен 200 мең сум акча тотарга булдылар. Башка күп кенә предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр дә бу игелекле хәрәкәттән читтә калмадылар. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров белән ТР Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева да хәйрия акциясендә катнаштылар.

Бу көнгә предприятиеләр һәм оешмалар, хәйрия фондлары һәм банк учреждениеләре тарафыннан 1660 балага, шул исәптән мохтаҗ гаиләләрдәге 373 балага хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Акция 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International