Беренче канал Әлмәт КВН командасының премьер-лигада чыгыш ясавын күрсәтте

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Уен бу елның 17 мартында үткән иде, әмма аны Беренче канал 2 августта гына күрсәтте. Чирекфиналга үтү өчен көрәштә Әлмәт командасы Ярославль, Батайск, Омск, Калининград, Новосибирск һәм Мәскәү командалары белән ярышты.

Әлмәттән “Татнефть” ААҖ җыелма командасы “Хәерле кич”, 5,7 балл җыеп, өченче урынга чыкты. 6 балл җыйган Ярославль командасы 1нче урында. Беренче өч урындагы командалар чирекфиналда катнаша, киләсе эфирның кайчан буласы әлегә билгесез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International