Планеркада юллар төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау турында хәбәр ителде

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Юл инфраструктурасы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау турында бүген иртәнге планеркада район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин хәбәр итте.

“Казан-Оренбург” федераль трассасының 4 участогын ремонтлау, региональ һәм җирле әһәмияте булган юлларны яңарту, Казан-Оренбург юлының зарарланган урыннарында тирәнәйгән буразналарны тигезләү, Әлмәт- Иске Шөгер, Кузайкино-Әлмәт юлларын ремонтлау, гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына юлларны норматив хәлгә китерү, авыл җирлекләрендә юлларны тәртипкә салу, “Дружба” микрорайонында 12 урамны һәм “Урсалы” микрорайонында 2 урамны ремонтлау, шәһәрдә 7 урамның асфальт-бетон түшәмәсен яңарту һ.б. – докладта бу эшләрнең һәммәсе дә чагылыш тапты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International