Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең туганнары очрашуы булып узды

2014 елның 3 августы, якшәмбе
“Туганнарыгыз – ата вә аналарыгыздан кала иң якын кешеләрегездер. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле вә мәрхәмәтле булыгыз! Туганнарыгызның әйтүләрен көтеп тормыйча, һәр эшләрнең ярдәмчесе булыгыз, кулыгыздан килгән изгелекләрне бер дә алардан кызганмагыз!”- дип язган Р.Фәхреддин үзенең “Нәсыйхәт” китабында.

2 август көнне Әлмәт районының Кичүчат авылында мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан ел дәвамында уздырыла торган чараларның берсе булып үтте. “Туганнарның кадерен белик ...” дип исемләнгән очрашуга Рәсәйнең төрле почмакларында яшәүче Ризаэддин Фәхреддиннең якын туганнары, тормышын һәм иҗатын өйрәнүче, аның мирасын халыкка җиткерүче галимнәр, җитәкчеләр килгән иде.

Бүгенгесе көндә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, галимнең әнисе - Мәүһүбә абыстай ягыннан якын туганы Римма Ратникова да бар иде очрашуда. Римма Атласовна зур дулкынлану белән бүгенге очрашуга чиксез шат булуын әйтте, галимнең мирасын барлау, халыкка кайтаруда музей хезмәткәрләре, “Татнефть” ААҖ, район җитәкчелеге тарафыннан зур эшләр башкарылуын ассызыклады.

“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, Кичүчат авылы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышында Р.Фәхреддин мемориаль музеен ачу, аның күпсанлы гыйльми хезмәтләрен, “Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр”, “Мәшһүр адәмнәр” китапларын яңартып бастыру, дүрт томлык тарихи-энциклопедик “Асар” хезмәтен тулысынча яңартып халкыбызга җиткерү һәм башка күп юнәлешләрдә “Татнефть” ААҖ “Рухият” рухи яңарыш фонды башкарган гамәлләрнең компания йөз тоткан социаль проектларның берсе булуын әйтте, әлеге эшләрнең дәвамлы булачагына ышандырды.

Туганнар очрашуында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән кунакларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Резеда Зәһретдинова сәламләде.

Галимнең туганнары, Мәскәү кунаклары Фәрит Фәхреддинов,бабаларының исемә тап төшермичә, Фәхреддинов фамилиясен аклап саклап баручы Казаннан кайткан кунаклар Рөстәм Фәхреддинов, Казан Дәүләт Университетының хөрмәтле мөгаллимәсе, филология фәннәре докторы, Р.Фәхреддиннең бертуган апасы Мәгъсүмә абыстайның оныгы Әлмира Әминова һәм башка кардәшләрнең чыгышлары бәйрәмнең әһәмиятен тагы да арттырды. Очрашуның рәсми өлеше музей җитәкчесе Диләрә Гыймранованың Рәхмәт хатлары тапшыруы белән төгәлләнде. Музей каршысында гомуми фотосүрәткә төшкәннән соң туганнар аралашуны мәктәптә әзерләнгән Коръән ашында дәвам иттеләр.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International