Елховой авылында Әлмәт һәм Лениногорск районының иҗат коллективлары әзерләгән концерт булды

2014 елның 3 августы, якшәмбе
Мәдәният елы һәм сайлау кампаниясе кысаларында бүген бөтен республикада кешеләр белән җанлы аралашуны максат иткән чаралар үткәрелә. Шундый җанлы очрашулар барышында гражданнарның фикерләре тыңлана, торак пунктларны үстерү һәм яшәү шартларын яхшырту уңаеннан конкрет тәкъдимнәр әйтелә.

Бүгенге көнгә шулай УК авыл клубларында, күпфункцияле үзәкләрдә концертлар үткәрү графигы төзелде.

Әлмәт һәм Лениногорск районының иҗат коллективлары әзерләгән шундый концерт 1 август көнне Елховой авылының күп функцияле үзәгендә булды. Анда Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Әлмәт районы Ветераннар Советы рәисе Васыл Хуҗәхмәтов, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм башкалар катнашты.

Наҗия Мисбаховна, мәдәният йортына җыелган халыкны сәламләп, авыл халкы белән очрашуларның традициягә керүен әйтте. ТР Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән республикада 28 социаль программа гамәлгә ашырылуын ассызыклап, Югары Мактама, Чупай авылларында һәм биредә, Елховойда, шушындый күп функцияле үзәкләр төзелүенә басым ясады.

- 2014 – Мәдәният елы, - диде район башлыгы урынбасары. – Һәм быел, төгәлрәк әйткәндә, 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Республикада һәм безнең районда да хәл итәсе проблемалар җитәрлек, моның өчен Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатларының да бик тырышып эшләве кирәк булачак. Форсаттан файдаланып, һәммәгезгә дә шәһәр һәм район күләмендә башкарылган эшләрендә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткезәм, -диде ул үзенең чыгышында.

Әлмәт һәм Лениногорск районының иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән аралашып барган очрашу бик нәтиҗәле узды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International