Әлмәттә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2014 елның 2 августы, шимбә
Татарстан районнарында универсаль балалар мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында һәм “Бердәм Россия” партиясе булышлыгы белән Әлмәт балалары актив ял итү өчен яңа урынга – универсаль спорт мәйданчыгына ия булдылар.

2013 елда Әлмәткә 8 универсаль спорт мәйданчыгы бүләк булган иде. Проектны гамәлгә ашыру әлмәтлеләрнең “Казан-Арена” футбол стадионын төзү эшләрендә актив катнашуы аркасында мөмкин булды. “Көнбатыш капка” микрорайонында төзелгән яңа спорт мәйданчыгы - 2014 елга планлаштырылган биш мәйданчыкның берсе.

Ачу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов үзе дә шушы районда яши. “Микрорайоныбызның төзекләнә баруына, йөзен үзгәртүенә мин бик шат, - диде ул. – Монда ел саен яңа социаль объектлар барлыкка килә. Быел яңа балалар бакчасын тапшырабыз һәм 160 урынлы яңасын төзи башлыйбыз. Якын арада яңа мәктәпкә дә нигез салыначак. Урман-парк зонасы булачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International