Әлмәттә Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды

2014 елның 2 августы, шимбә
Яшь десантчылар да, өлкәннәре дә шәһәр башкарма комитеты янына хәрби формаларын киеп җыелдылар. Сугышчан иптәшләрен – район башлыгы Мәҗит Салиховны сәламләгәннән соң зәңгәр беретлы отряд мәңгелек ут янына, һәлак булганнарны искә алырга юл тотты.

Мәҗит Салихов – запастагы ВДВ лейтенанты. 32 тапкыр парашют белән сикергән.

Район башлыгы десантчыларны бәйрәм белән котлады, Әлмәт районында запастагы десантчыларның иң күп – 4 меңләп булуын әйтте. Шуларның 23е дәүләт бүләкләренә лаек булган. Бүгенге көндә десант гаскәрләрендә 46 якташыбыз хезмәт итә. Район башлыгы яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә булышучы ветераннарга аеруча рәхмәт әйтте.

Тантаналы парад бүләкләүләр белән дәвам итте. Мәҗит Салиховка “Хезмәт һәм тугрылык өчен” почетлы медале тапшырылды. Район башлыгы һәм Әлмәт хәрби комиссары полковник Ришат Сабиров Әфганстандагы сугыш ветераннарына “Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгы” медале тапшырдылар.

Митинг мәңгелек утка чәчәкләр кую белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International