Хөрмәтле сугышчылар-десантчылар һәм Һава десанты гаскәрләре ветераннары!

2014 елның 2 августы, шимбә
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне профессиональ бәйрәм – Һава десанты гаскәрләре көне белән котлыйбыз!

ВДВда хезмәт үткән йөз меңнәрчә ир-егетләрнең һәммәсе зәңгәр берет һәм буй-буй тельняшка киеп йөрүе белән горурлана. Һәм армиядә, бигрәк тә исә ВДВда хезмәт иткән чакта дуслашудан да ныклырак дуслык юк.

Һава десанты гаскәрләре теләсә кайсы армиянең элитасы санала, чөнки алар профессиональ яктан да, әхлакый яктан караганда да чын яугирләр.

“Канатлы пехота”ның тарихы – ул батырлык юлы, данлы җиңүләр елъязмасы, Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең якты үрнәге.

Якташларыбыз арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайтучылар, Әфганстан һәм Төньяк Кавказ тауларында локаль конфликтларда катнашучылар күп.

Элгәрләренең данлы традицияләрен яшь солдатлар һәм офицерлар лаеклы дәвам итә. Тормышларын куркыныч астына куеп, алар Ватаныбызны иң җаваплы урыннарда саклыйлар, иң киеренке конфликтларны хәл итәләр.

Бүген без лаеклы ир-егетләр, үз Ватанын саклаучылар тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт сүзләре юллыйбыз.

Кадерле сугышчылар-десантчылар! Сез – армиябезнең горурлыгы, какшамас ихтыяр, Ватанга һәм үз бурычыңа тугрылык үрнәге. Ватанга фидакарь хезмәт итүегез һәм хәрби антка тугрылыгыгыз өчен чиксез ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, рухи ныклык һәм хәрби хезмәтегездә уңышлар телибез! Гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет булсын!

М.Х.Салихов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы

М.Н.Гыйрфанов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International