Бүген - РФ Кораллы Көчләренең тыл көне

2014 елның 1 августы, җомга
Ел саен 1 августта Россия Кораллы Көчләренең тыл көне билгеләп үтелә. Ул 1988 елның 7 маенда Оборона министрлыгы приказы белән расланды.

Тыл кораллы көчләрнең фактта үзгә бер төре булып 1941 елның 1 августында аерымланды. Бу көнне Верховный башкомандующий И.В.Сталин Кызыл Армиянең Баш тыл идарәсен оештыру турында приказ имзалады. Тыл составына тыл начальнигы штабы, ВОСО идарәсе, автоюлллар идарәсе һәм тыл начальнигының инспекциясе керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International