“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 1 августы, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Без күп балалы яшь гаилә, 2013 ел ахырында “Яшь гаилә” программасы буенча ГЖФ һәм “Строим будущее” кооперативы аша квартир сатып алган идек. Башлангыч взносын да керттек, ипотека да ясадык. Әмма хәзергә кадәр квартирыбызга керә алмыйбыз, чөнки йорт һаман тапшырылмаган. ГЖФ йортны төзегән “Арслан” оешмасына җибәрә, алары кире ГЖФга кайтара. Зарипов урамындагы шул 21нче йорт белән хәлне ачыкласагыз иде. Берничә бала белән күпме инде кеше өстендә торырга була.

Җавап: Бу йорт төзелеп беткән, файдалануга тапшыру 2013 елның декабрендә булган. Әмма ГЖФ белән ГКУ «ГИСУ РТ» арасында квартирларны сату турында акт имзаланмаган булу сәбәпле йортта яши башлау мөмкин түгел.

Бу мәсьәләне хәл кылуда булышлык итү өчен 2014 елның июнендә район тарафыннан ТР төзелеш министрлыгына мөрәҗәгать җибәрелгән иде, нинди карар кабул ителүе турында әлегә хәбәр юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International