Әлмәттә велосипед спорты үстереләчәк

2014 елның 1 августы, җомга
Бу хакта район башлыгы Мәҗит Салихов ТР Велосипед спорты федерациясенең рәисе Гомәр Нуруллин белән очрашу вакытында әйтте.

Чаллыда яшәүче атказанган тренер-укытучы Гомәр Нуруллин Әлмәт яшьләреннән команда туплау, база булдыру, әкренләп инвентарь алу һәм велосипедчылар белән профессиональ дәрәҗәдә тренировка үткәрә башлау инициативасы белән үзе чыкты. Сәбәбе – балаларын нәкъ менә шул секциягә йөртү белән кызыксынган ата-аналарның үтенечләре. Район башлыгы инициативаны яклады, чөнки ул велоспорт белән үзе дә шөгыльләнә.

“Без балаларыбыз белән шөгыльләнергә әзер торган шундый инициативалы кешеләр булуга шат, - диде район башлыгы. – Кызганычка, әле Әлмәттә велосипед спортына игътибар җитми. Ләкин без бу хәлне үзгәртербез”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International