Социаль пакетны кайтарырга әле соң түгел

2014 елның 1 августы, җомга
Льготалы категориягә керүче гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүләр пакетын кире кайтару турында Пенсия фондына гариза бирү өчен ике ай вакытлары калды. Ел дәвамында яңадан андый мөмкинлек булмаячак.

Бүгенге көнгә дәүләт социаль ярдәме 881 сум 63 тиен тәшкил итә. Әлмәт районында аны акчалата алучылар 14 124 кеше. Күбесе авыр хроник чирләре булган олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар. Аларга сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен бу акча гына җитми.

Шунысын белеп торырга кирәк: социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, дарулар белән льготалы тәэмин итү кебек үк, үзенә бер төрле социаль иминият формасы ул. Соцпакеттан баш тарту турында гаризагызны кире алу турында уйларга ике ай гына калып барганын онытмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International