“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 1 августы, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Мин, Пимуллин Даниэль Геннадьевич, 2013 елның августыннан АЗНО заводында эшләдем. Эшкә алынганда завод директоры Коновалова Ирина Николаевна белән 15000 сум айлык эш хакы түләү һәм 43750 сумга минем автомобилемне арендалау турында договор төзелгән иде. Мин 2014 елның 3 июнендә эштән киткәч, май,июнь айлары өчен эш хакы да, файдаланылмаган отпуск өчен компенсация дә, автомобильгә аренда хакы да түләнмәде. Ирина Коноваловага тиешле сумманы түләү турында таләбем нәтиҗәсез калды. Мондый хәл бер минем белән генә түгел. “АЗНО” ААҖ генераль директорына карата шул уңайдан җинаять эше кузгатуыгызны, минем хокукымны яклавыгызны үтенәм.

Җавап: Хөрмәтле Даниэль Геннадьевич!

Сезнең мәсьәләне хәл итү ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе компетенциясендә булу сәбәпле, сезнең мөрәҗәгатегез ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм, АЗНО заводына карата тиешле йогынты чаралары күрү өчен, Әлмәт шәһәр прокуратурасына җибәрелде.

Кабул ителгән карарлар турында сезгә өстәмә рәрештә хәбәр ителәчәк.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International