2 августта Әлмәттә Донор шимбәсе була

2014 елның 1 августы, җомга
Бөтенроссия донорлар акциясе кысаларында 2 августта иртән 8 сәгатьтән Әлмәт кан алу станциясендә Донор шимбәсе була. Бу датаның сайлап алынуы юкка гына түгел, чөнки җәйге чорда кан һәм аның компонентлары җитешмәү бигрәк тә сизелә. Җәйнең соңгы аенда һәркемнең, бөтен мәшәкатьләрен куеп торып, шимбә иртәсен игелекле эшкә багышлау мөмкинлеге бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International