Мәҗит Салихов “Олимпия резервы мәктәбе”ндә ремонт эшләре белән танышты

2014 елның 1 августы, җомга
Район башлыгы Мәҗит Салихов ”Олимпия резервы мәктәбе” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә булды. Хәзер бу мәктәптә спонсорлар акчасына ремонт эшләренең кызу темплар белән барган чагы.

Капиталь ремонтны “Капремстрой” төзү компаниясе алып бара. Объектны тапшыру октябрь аена планлаштырыла. Компаниянең директоры Нурфиз Вафин объект алданрак та тапшырылыр дип ышана, чөнки бригадалар тулы комплектлы, эш штатлы режимда бара.

Ике айда шифер түбәне профнастилга алыштырасы, чардак капламасын җылытасы, тәрәзәләрне алыштырасы, санузелларны төзекләндерәсе, җылыту һәм электр системасын яңартасы бар. Бу максатка “Лента” компаниясенең 25 миллион 600 мең сум инвестициясе файдаланыла, әлеге компания Әлмәттә үзенең эшчәнлеген башлый.

“Лента”компаниясенә берничә объект тәкъдим ителгән иде, ул олимпия резервы мәктәбен сайлап алды. Киләсе уку елыннан бирегә 1нче балалар сәнгать мәктәбе дә күчәчәк.

Район башлыгы әйтүенчә, бинаны тиешле дәрәҗәдә ремонтлап бетерү өчен тагын шулкадәр акча кирәк булачак. Анысын башка чыганаклардан табу күздә тотыла, әлегә яхшы старт алынуы мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International