Әлмәттә иң яхшы клумбаларны һәм подъездларны сайлыйлар

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Иң яхшы дворник, иң чәчәкле ишек алды, иң чәчәкле балкон һәм иң яхшы подъезд исемнәре алу өчен конкурслар Әлмәттә традициягә керде. Комиссия ел саен иң матур объектларны һәм намуслы эшчеләрне генә түгел, үз ишек алдының матурлыгы һәм рәхәтлеге өчен җан атучы шәһәр кешеләрен дә сайлый.

Хуш исле чәчәкләр белән тулы чиста ишек аллары күңелне ерактан тартып тора. Мәсәлән, 8 март урамындагы 29нчы йорт ишек алдында дүрт клумба чәчәккә күмелеп утыра, чүп күрмәссең.

Ишек алларын тәртиптә тотучы кешеләргә дә күп нәрсә бәйле. Җыештыручы Минзилә Фәрхетдинова 8 март урамындагы 23нче һәм 25нче йортлар ишек алдын матур тәртиптә тота.

“Иң чәчәкле балкон” исеменә дәгъва кылучы Герцен урамындагы 80нче йортта яши. Рүфә Латыйпова балконын да чәчәккә күмгән, тәрәзә турындагы клумбаны да гөл итеп тота.

“Иң яхшы подъезд” исеменә дәгъва кылучылар арасында комиссия Промышленная урамындагы 2нче йортның 2нче подъездына югары бәя бирде.

Шунысын әйтик, конкурста теләге булганнар барысы да катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International