Августтагы “кайнар линияләр”

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Росреестрның Татарстан Республикасындагы идарәсе августта 40 “кайнар линия” үткәрә. Идарә республикада яшәүчеләрне күчемсез милеккә хокукны дәүләти теркәүгә һәм алар белән алыш-биреш итүгә, шулай ук җир турындагы законнарның үтәлешенә бәйле проблемалы мәсьәләләр белән идарәнең территориаль органнары ай саен үткәрә торган “кайнар линия”ләргә мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Август аенда “кайнар линия”ләр үткәрүнең тулы графигы белән ведомствоның рәсми сайтында “Кайнар линияләр” бүлегендә танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International