Анда һәркем каһарман иде

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” дигән девиз белән Әлмәт крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре сугыш еллары вакыйгаларын хәтердә яңарту, якташларыбызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында мәгълүмат җыю буенча зур эшне дәвам итәләр. Бу эшнең бер формасы – сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм тыл хезмәткәрләре белән аларның өйләрендә очрашу.

Без иң элек барып күрергә теләгән кеше Зәкия Хафиз кызы Туешева иде. Ул әле дә актив тормыш алып бара, алдан сөйләшеп куймаганда туры китерү шикле.

Зәкия Туешева – легендар, күпкырлы шәхес. Ул чибәр хатын-кыз да, куркусыз солдат та, нечкә хисле артист та, таләпчән җитәкче дә. Өстәвенә тагын тугрылыклы, ышанычлы дус та, кайгыртучан ана да, гаҗәеп мөлаем хатын-кыз да.

Зәкия Туешева сугыш сукмакларыннан 1942 елдан 1945 елга кадәр атлаган. 1941 елда театр училищесын тәмамлаган кызны “анда әртисләр кирәк түгел” дип фронтка алмаганнар. Сугышка ул 1942 елда, шәфкать туташлары курсын тәмамлаганнан соң киткән. Ул сугышта башыннан кичергәннәр үзе бер зур китап язарлык.

Зәкия ханым сугыш турында истәлекләрен юмарт бүлеште. Сугыш үткән кешенең тыныч тормышка ничек авыр күнегүе, иҗат газаплары турында, мәхәббәт һәм хыянәт турында, ул үз башыннан ниләр генә кичермәгән...

Шундый шәхесләр белән очрашканда “ветеран” дигән сүзнең формальлеге, рәсмилеге дә юылып кала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International