Әлмәт спортчылары киокусинкай буенча өйрәнү-тренировка җыенында катнаштылар

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
24-28 июльдә Ульяновск шәһәрендә киокусинкай буенча Россиянең танылган спортчыларының Идел буе федераль округы буенча өйрәнү-тренировка җыены булды. Башкаручы директор Виктор Копырин җитәкчелегендәге Татарстан җыелма командасы иң ишле командаларның берсе иде. Анда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Чистай, Баулы шәһәрләреннән, Кукмарадан һәм Базарлы Матактан 30дан артык спортчы, тренер һәм җитәкчеләр барды, җыенның катлаулы программасын уңышлы үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International