“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Урсалы, төзү материаллары базары районы, М.Фәйзи урамы. Юл турында 4нче тапкыр мөрәҗәгать итәм инде. Былтыр декабрьдә киләсе елга вакташ түшәлгән юл булачак, дип җавап булган иде. Шәһәр исәпләнсәк тә, бездә элементар шартлар да юк. Аптека да, урам уты да, кибет тә, балалар мәйданчыклары да юк. Быел булырмы соң инде?

Җавап: 2014 елга бүленгән лимит кысаларында Урсалы микрорайонында Заречная һәм Наилә Закирова урамнарында юл түшәмәсен ремонтлау каралган. М.Фәйзи урамында юлны ремонтлау чаралары урамда торак йортлар төзелеп беткәч каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International