Музей җәй көнендә

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Җәй – музейда – үзенчәлекле вакыт. Укучылар, студентлар, бакча балаларының оешкан экскурсияләре сирәк була. Ара-тирә балалар лагерьларыннан төркемләп киләләр.

Ветераннар советларыннан килүчеләр күбрәк. Еш кына музейга кызыклы кешеләр дә килә: туган якны һәм этнографияне өйрәнүчеләр, ерактан килгән кунаклар, сәяхәтчеләр... Әйтик, 11 июльдә Әлмәт туган якны өйрәнү музеена балалар шагыйре, хәзерге балалар әдәбияте классигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Владимир Викторович Хлынов килде. Ул зур эрудицияле кеше, күңелле әңгәмәдәш. Музей хезмәткәрләре аның белән сөйләшеп утырганда ике сәгать вакыт үтүен сизми дә калдылар.

Шулай ук июль аенда Төркиядән дә кунаклар булды. Алар төрки халыклар яшәгән җирләргә йөрүче ирекле сәяхәтчеләр иде. Әлмәткә килгәнче Башкортстанда, Казахстанда, Тувада булганнар. Телләр нык аерылса да, музей хезмәткәрләре алар белән аралаша-аңлаша алдылар, сувенирлар алмаштылар, истәлеккә бергә фотога төштеләр.

Музей эшчәнлегенең тагын бер формасы – музей фондларын тулыландыру, җырлар, риваятьләр, әкиятләр һ.б. җыю максаты белән экспедицияләр оештыру.

Музей хезмәткәрләре әлмәтлеләрне, шәһәр кунакларын үзләренә чакыралар, вакытыгыз күңелле үтү белән беррәтән күп яңа мәгълүматлар да алырсыз дип ышандыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International