Әлмәт спортчылары дөнья чемпионатында Татарстан данын яклаячак

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
4 апрельдән 20 июльгәчә Мәскәү, Рязань, Ростов һәм Санкт-Петербург тирәләрендә “радиоаучылар” ярышлары булды, аларда Россиянең 17 төбәгеннән 600ләп спортчы катнашты.

Шул ярышларның нәтиҗәләре нигезендә Казахстанда үтәчәк дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы төзелде. Безнең республиканың җыелма командасына ӘМР балалар һәм яшьләр идарәсе хезмәткәре, тренер-педагог Нәҗип Мөхитов һәм аның шәкерте, атказанган спорт мастеры Роман Губарев керде.

Нәҗип Хәләф улы радиоориентлашу буенча Мәскүдә һәм Цимлянскида үткән ярышларда уңышлы чыгыш ясады, җиңүче булды.

Роман Губарев радиоориентлашу һәм спринт дисциплиналарында Цимлянскида һәм Рязаньда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International